16+

Илнур Фәйзрахманов Сабан туенда эшләячәк, әмма... бер шарт белән

Журналист Илнур Фәйзрахманов социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул шартны атаган да.

Журналист Илнур Фәйзрахманов социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул шартны атаган да.

Исегездә булса, ул Украинадагы махсус хәрби операция вакытында Сабантуйларын үткәрмәскә тәкъдим иткән иде. Быел исә эшләргә җыена. “Быел Сабан туенда эшлисезме? Узган елгы бойкот турында белеп булса кирәк, март уртасыннан бирле авыллардан шушы сорау белән чыгалар. Әйе! Быел Сабан туенда эшлим! Әмма... бер үзенчәлек белән! Һәр авылдан махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Кызганыч, һәлак булучылар, хәбәрсез югалучылар да күп.
Шуңа да, мин Сабан туенда эшләячәк авылларда мәйдан уртасына, һәлак булучылар, хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә ярдәм җыю өчен, тартма куячакбыз.
Сабан туе комиссиясе, баш батыр исеменә көрәш башланыр алдыннан, җыелган акчаны санап, шул авылда яки шул Җирле үзидарәгә караган күрше авылдагы әтиләрен, улларын МХОдә югалткан гаиләләргә бүлеп бирәчәк.
Бәйрәм уздыруга күпчелек халык каршы түгел икән, аны файдалы итеп оештыру кирәк. Мәйданга килгән һәркем күршесе, кардәше өчен җаваплылык тоярлык булсын. Әгәр шушы шартка – ял белән игелекле гамәлне берләштерергә ризасыз икән, киләбез. Җиренә җиткереп эшлибез, Аллаһ боерса. Сабан туенда очрашканга кадәр!” дигән ул.

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading