16+

Илсур Метшин: “Бюджет кытлыгы кичерелсә дә, Казанда бер генә социаль программа да туктап калмады”

Кешеләрнең "кара көнгә" дип, беркадәр акча туплап кую гадәтләре - мактаулы гамәл. Шәһәр казнасында акча запасы булу, монысы инде, тагын да куанычлырак.

Кешеләрнең "кара көнгә" дип, беркадәр акча туплап кую гадәтләре - мактаулы гамәл. Шәһәр казнасында акча запасы булу, монысы инде, тагын да куанычлырак.

Бу атнада Мэр Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәр Думасының ХVнче сессиясе эшләде. Шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Радик Шәфигуллин докладында әйтелгәнчә, узган ел шәһәр бюджетында чыгымнар - 21 миллиард 824 миллион, ә керемнәр 22 миллиард 405 миллион сумны тәшкил иткән.

- Салымнар 135,5 миллиард сум җыелды. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 15,8 процентка күбрәк. Нәтиҗәдә, 914,6 миллион сум керем өстәмә табыш сыйфатында 2017 ел бюджетына өстәлде, - диде Радик Шәфигуллин.

Узган елан быелга күчкән 914,6 миллион сум "алтын койрык"ның 66,2 миллион сумы Самосыр полигонын томалауга (рекультивация) юнәлтелә. Чүплек тавы махсус тышча белән каплана, шуның өстенә балчык түшәләчәк һәм агачлар утыртылачак.

Акчаның 13,4 миллион сумы Казанда 2018 елга җәмәгать транспорты хәрәкәтенең яңа схемасын әзерләүгә тотыла. Шәһәрнең автомобиль юлларын төзүгә һәм төзекләндерүгә - 33,4, ә кече эшкуарлыкны үстерүгә 18,1 миллион сум күчерелә.

- Социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдән 17 мең 424 бала Казан мәктәпләре ашханәләрендә бушлай туклана. Әлеге чыгымнарга 25,4 миллион сум билгеләнде, - диде Радик Шәфигуллин.

Узган елгы бюджетка йомгак ясаганда мэр Илсур Метшин: "Бюджет кытлыгы кичерелсә дә, Казанда бер генә социаль программа да туктап калмады", - дип, бюджет үтәлешенә уңай бәя бирде.
Казанның 2017 елга бюджет чыгымнары 19 миллиард сум, ә керемнәр 20 миллиард сум чикләрендә билгеләнде. Фаразланган саннарга тормыш үз "төзәтмәләрен" кертергә мөмкин, әлбәттә. Ел башында Казанның муниципаль бурычы 29,8 миллиард сумны тәшкил иткән. Узган ел бурычның 338 миллион сумы түләнгән. Муниципаль бурычның 25 миллиард сумы -бюджет кредитлары, ә 4,8 миллиард сумы коммерция банкларыннан алынган кредитлар.

Татарстан башкаласында 2014-2016 елларда 1 миллиард 690 миллион сумга муниципаль милек хосусыйлаштырылган. Казанда муниципаль милек сыйфатында 3 мең 385 гектар җир кадастр исәбенә куелган. Шуның 20 процентын коммерция максатларында файдалануга бирү ниятләнелә.

Казанда урамнарны яктырту утлары - 80 мең, электр челтәренең гомум озынлыгы - 2 мең 600 километр. Узган ел бистәләрдәге 21 урамга электр яктырткычлары куелган. Баганаларда терекөмешле лампаларны куллану акрынлап бетерелә, быел шундый 6 мең лампа гамәлдән чыгарылачак.

- Бистәләр урамнарына, паркларга электр яктырткычлары урнаштыру дәвам итәчәк. Кызганыч, шәһәр бюджеты бу эшләрне колачлы рәвештә алып барырга мөмкинлек бирми. Бистәләр урамнарын яктыртуга Татарстан бюджетыннан финанс ярдәме күрсәтелсә, яхшы булыр иде, - дип, фикерләре белән уртаклашты Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.
Шәһәр хуҗалыгына кагылышлы башка мәсьәләрне караганнан соң сессия үз эшен тәмамлады.






Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading