16+

«Имамнар уннан да ким бала алып кайтмасын»

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфыйгулла хәзрәт Аширов халык исәбен алу нәтиҗәләрен искә алып, быелгы Гаилә елының татарлар өчен аеруча мөһим булуын ассызыклады.

-    Быел Россиядә Гаилә елы. Бу ел бөтен халыклар өчен, әмма татарлар өчен тагын да әһәмиятлерәк. Ни өчен дисәк, соңгы халык исәбен алу вакытында, безнең татар халкы, үкенечкә каршы, артмаган. Ә кайбер халыклар 60-80 процентка арткан. Безнең хәлебез бик авыр. Пәйгамбәребез салләллаһу галйһи вә сәлләм, өйләнешегез, балалар табыгыз, нәселне күбәйтегез, кыямәт көнендә күп булуыгыз белән горурланырмын, дигән. Камил хәзрәткә (Татарстан мөфтие. – Авт.) бер төрле карар чыгарыргамы инде. Мөфтиләр, имамнар өйләнеп, уннан да ким бала алып кайтмасыннар, дигән карар чыгармыйча булмый инде, – диде ул «Милли тормыш һәм дин» бөтенроссия дин әһелләре форумының пленар утырышында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading