Иң күп акчаны кайсы дәүләт җитәкчесе алуын ачыклаганнар.
Forbes язуынча, дөньядагы иң бай лидер - Сингапур Премьер-министры Лоренс Вонг. "Хәзерге дөнья лидерлары арасында бер миллионер бар: Лоренс Вонг, Сингапур премьер-министры. Аның еллык хезмәт хакы 1,69 миллион долларга якын", - диелә басма материалында. Керемнәр буенча икенче урында Швейцария президенты Виола Амхерд. Ул елына 570 мең доллар акча эшли. Рейтингта өченче урынны Австралия премьер-министры Энтони Албаниз алып тора, ә дүртенче урында АКШ президенты Джо Байден. Алга таба исемлектә Австрия канцлеры Карл Нехаммер, Яңа Зеландия премьер-министры Кристофер Лаксон, Канада премьер-министры Джастин Трюдо, Германия канцлеры Олаф Шольц, Япония премьер-министры Сигэру Исиба бара. Иң бай лидерлар унлыгын Ирландия премьер-министры Саймон Харрис йомгаклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар