16+

Иннополис мэры вазифасыннан китә

Иннополис мэры Руслан Шагалиев вазыйфасыннан китүе турында белдергән.

Иннополис мэры Руслан Шагалиев вазыйфасыннан китүе турында белдергән.

Бу хакта IT-шәһәрнең рәсми телеграм-каналларының берсендә хәбәр ителә.

Россиянең иң яшь шәһәре һәм Татарстанның айти өлкәдәге башкаласы — Иннополис мэры Руслан Шагалиев мэр вазифасыннан китә.

Шәһәр башлыгы кәнәфиен ул 2015 елдан, ягъни ун елга якын биләгән.

«Без дөньяга кешеләр өчен һәм кешеләр катнашында территорияне яңача үстерү мөмкинлекләрен күрсәттек <...> Иннополисның киләчәге якты! Миңа исә алга таба атларга вакыт», - дип шәһәр башлыгының сүзләре китерелә хәбәрдә.

Шулай ук спикер шәһәр халкына һәм Татарстан җитәкчелегенә ышанычлары өчен рәхмәт белдергән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Шагалеев вазифаларын башкаруны шәһәр депутатлары Советының якынлашып килүче утырышына кадәр дәвам итәчәк, биредә яңа мэр сайларга тиеш булачаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading