Инвалид булып калган үзиреклеләр ике пенсия алачак
Мишустин: махсус операциядә инвалидлык алган үзиреклеләр ике пенсия алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мишустин: махсус операциядә инвалидлык алган үзиреклеләр ике пенсия алачак.
Махсус хәрби операциядә катнашкан һәм яралану аркасында инвалид булып калган үзиреклеләр ике пенсия алу мөмкинлегенә ия булачак, дип хәбәр итте премьер Михаил Мишустин армия ихтыяҗларын тәэмин итү буенча Координация советы утырышында. Бу хакта Хөкүмәт телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Яралану, җәрәхәт алу яки авыруы аркасында инвалидлык рәсмиләштерелгән үзиреклеләр өчен хөкүмәт тарафыннан кагыйдәләр үзгәртелде. Бу аларга бер үк вакытта ике пенсия алырга мөмкинлек бирәчәк, аларның берсе-инвалидлык буенча, шулай ук Россия законнарында каралган төрле компенсацияләр», — дип төгәллек кертте премьер.
Ул шулай ук хәрби хезмәткәрләрне социаль яктан яклауны арттыру буенча башка карарлар да әзерләнүен өстәде. Мишустин хәрби операция ветераннарының тол хатыннары ай саен акчалата пособие алачак, дип искәртте. Әлеге канун проекты хөкүмәт ярдәмен алган һәм Дәүләт Думасында беренче укылышны узган инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Милорад Додик Миңнехановка: Сезнең төбәк – иң алга киткән төбәкләрнең берсе
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов: Без Татарстан компанияләренең Кыргызстандагы эшен киңәйтү белән кызыксынабыз
-
#Кыскача яңалыклар
Радик Шәрәфиев: Мин Фирдүс Тямаев төркеменнән киттем. Бик сүкмәгез инде мине...
-
#Кыскача яңалыклар
XXIX «Алтын каләм» фестивале җиңүчеләре билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Төркиянең сәүдә министры урынбасары белән уртак проектлар турында сөйләште
Комментарийлар