16+

Ир белән хатын бер үк көнне һәлак булган

Хатыны юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган, ә ире үз-үзенә кул салган.

Хатыны юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган, ә ире үз-үзенә кул салган.

28 яшьлек Кристина 16 август кичендә Омск шәһәренең Крупская урамында авариядә һәлак булган. Хатын-кыз остеопрактик булып эшләгән. Хокук саклау органнарының беренчел мәгълүматлары буенча, үзе яшәгән йорт янындагы ишегалды территориясеннән чыкканда Кристина башка машинага юл бирмәгән. «Хендай» автомобилендә дүрт зыян күрүче: 17 яшьлек ике яшүсмер һәм 18 һәм 20 яшьлек ике кыз булган. Аларга әллә ни зыян килмәгән. 

Шул ук көнне Кристинаның 30 яшьлек ире Костя вафат булган. Бер версия буенча, хатын-кыз иренең үз-үзенә кул салуы турында ишеткән дә, шул урынга ашыккан. Икенче версия буенча, Костя хатыны үлгәнен белгәч, үз-үзенә кул салган. 
Ир белән хатынның үз бизнеслары булган: алар сәламәтләндерү-укыту үзәген оештырганнар, биредә остеопрактика һәм кул терапиясе хезмәте күрсәткәннәр. 

Кристина белән Костяның яшь ярымлык уллары ятим калган. Хәзер малай дәү әнисе янында. 

Фото: Омск Дәүләт автоинспекциясе

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading