16+

«Иремне бертуган сеңлем белән түшәктә тоттым..»

Минем өчен бар дөнья җимерелде. Яшисем дә килми хәтта!

Минем өчен бар дөнья җимерелде. Яшисем дә килми хәтта!

Тешем сызлап эштән алдарак кайттым, һәм иремне бертуган сеңлем белән түшәктә тоттым. Җир ярылды минем өчен! Ирем Себердә эшли, хәзер ялда. Сеңлем училищеда укый, бездә яши. Тулай торакта ятмасын, дип, үземә алып кайткан идем.
Беренче мәртәбә булды дип икәүләшеп ант бирсәләр дә, ышанмыйм. Хәзер хәтеремә төшә башлады. Сеңлем мунчада чакта ирем чыгып китә дә, озак йөреп керә. Кунаклардан соң мин элек ятып йокласам да, алар икәүләп озак кына кухняда утыра. Җәен икесен генә бик еш минлеккә дә, шомырт җыярга да җибәрдем. Ничек яшәргә хәзер?! Әти белән әнигә бу оятсызлык турында әйтә алмыйм. Йөрәкләре күтәрмәс. Ә сеңлемне куып чыгарсам - ничек аңлатырмын?
Апайлар, зинһар, киңәш бирегез. Миңа – 21, сеңлемә 19 яшь. Ирем миннән олы. Аңа 30 яшь тулды. Балабыз юк әле. Әллә аерылып чыгып китәргәме икән?"

Яп-яшь кыз менә шундый хәлдә калган. Яшьлеге белән әле дөньяны аңлап җиткермәве күренеп тора. Аңа нинди киңәш бирерсез?

«Кызыл таң» газетасыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

4

5

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    0

    Бер генә юл- айырылыр а!Бер йөрөгән ир умер буйы йөрөй,горбатого только могила исправит.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Разводись конечно, тем более детей нет

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аерылырга, сезгә тиң яр булыр.,үзегезне бетермәгез, әле сез яшь, бала да юк,

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сенлегез оятсыз икэн. Пока не поздно яшь чагында аерылырга гына. Башка сыймаслык Хэл.

          Мөһим

          loading