16+

Абау! Җиргә өч футбол кыры зурлыгындагы астероид якынлаша

2004 UE астероиды “Апполлоннар” төркеменә керә.

2004 UE астероиды “Апполлоннар” төркеменә керә.

Өч футбол кыры зурлыгындагы 2004 UE астероиды Җиргә якынлаша. Белгечләр билгеләп үткәнчә, аның диаметры 170 метрдан 380 метрга кадәр булырга мөмкин. НАСА сайтында язылганча, астероид җиргә 13 ноябрь көнне мөмкин кадәр якын киләчәк икән. Ул безнең планетадан 4 миллион чакрымда булачак.

2004 UE астероиды “Апполлоннар” төркеменә керә. Алар потенциаль яктан куркыныч астероид санала, чөнки Җир орбитасы белән кисешә. Беренче тапкыр аны галимнәр 2004 елда күреп ала. 2004 UE ның Җир белән киләсе якынаюы 2051 елда булачак дип фаразлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading