Сәхнәдә “Иркә” буларак чыгыш ясаган Айгөл Миншакирова исемен алыштырган.
Хәзер аның тормыштагы һәм сәхнә исеме берүк яңгырый — Иркә.
Күптән түгел җырчы үзенең шәхси сәхифәсендә Казанга тәүге тапкыр килгән еллардагы хатирәләре белән уртаклашкан иде. Шул пост астында язылучыларның берсе: “Ул чакта әле Иркә дә түгел идең. Әти-әниең, мулла кушкан исемнән идең. Еллар алды, бәрде, сугып екты, тартып торгызды, Иркә ясады”, - дигән.
Җырчы исә аңа “Минем Иркә исемен дә мулла кушты”, - дип җавап кайтарган.
Баксаң, җырчы исемен 28 яшендә үк алмаштырган инде. Ә Айгөл исемен аңа әбисе васыяте буенча биргән булганнар.
"Мин - гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием вафат булыр алдыннан: "Кызыгыз туса, зинһар, Айгөл кушыгыз", - дип әйтеп калдырган. Олы кешенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа ул исемне кушканнар. Әмма әтинең дә теләге тормышка ашты: 28 яшемдә мәчеттә Иркә исемен мулла кушты. Әмма әлегә документларым буенча Айгөл булып йөрим”, - дигән иде җырчы бер әңгәмәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар