16+

Иркә: "Ояла идем, тик язгалый идем мин дә…"

Чибәр, аның өстенә үткенлеге ярылып ятучы Иркәнең артыннан йөрүче егетләре дә бихисап булгадыр дип уйлап куясың.

Чибәр, аның өстенә үткенлеге ярылып ятучы Иркәнең артыннан йөрүче егетләре дә бихисап булгадыр дип уйлап куясың.

Ләкин җырчы инстаграмдагы постында бөтенләй башка Иркәне сурәтләгән.

«Гашыйклар көне икән бит. Үсмер чакта бу бәйрәмне көтеп ала идем. Йөрәк формасын төсле кәгазьдән кисеп алабыз да, шунда мәхәббәт аңлатып, ошаган егетнең исемен язып, сыйныф почмагында торган тартмачыкка салабыз… Ояла идем, тик язгалый идем мин дә… Берничә ел шулай язгалаганмындыр… Жавап кына килми иде миңа. Мин язган кешеләр башкаларга яза иде, ә миңа юк. Сыйныфташ кызларның унышар йөрәк җыела иде, минем бердән артмады ул», — дигән Иркә.

Иркәгә элеккеләрне искә төшереп, моңсуланмаска кушканнар, бүген аңа үзен яраткан тамашачысы мәхәббәт аңлаткан. «Иркә, без сине яратабыз», «Гашыйклар көне белән, меңләгән йөрәгебезне җибәрәбез сиңа», «Син тәртипле кызыкай, син ут», — дип язганнар.

«Әй, хәзер ул егетләр үкенәдер. Терсәкләрен тешлиләрдер, әмма соң инде», — дип тә язганнар.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading