16+

Иске 5000 сумлык акчаларны яңасына алмаштырыргамы?

Үзәк банк россиялеләргә ашыгыч рәвештә мөрәҗәгать итә.

Үзәк банк россиялеләргә ашыгыч рәвештә мөрәҗәгать итә.

"Банкнотны мәҗбүри алмаштырырга кирәкми һәм кирәкмәячәк тә, 1997 елгы үрнәктәге 5 меңлек акчалар түләү сәләтен табигый рәвештә югалтканчы әйләнештә калачак" дип ашыгыч мөрәҗәгать белән чыкты Үзәк банк. Россиядә яңа банкнотлар барлыкка килү белән мошенниклар да активлашкан. Шуның аркасында Үзәк банк мөрәҗәгать белән чыгарга мәҗбүр булган. Аферистлар социаль хезмәтләр яки Үзәк банк исеменнән шалтыратып, иске банкнотларны яңаларына "ашыгыч алмаштырырга"тәкъдим итә икән, югыйсә, имештер, искеләре "янып бетә".
Чынлыкта яңартылган 5 000 сумлык банкнотлар әйләнешкә тиз генә кермәячәк. Банкнотны кабул итү һәм бирү өчен җиһазларны җайлаштырырга вакыт кирәк, дип хәбәр итә регулятор. 1997 елгы үрнәктәге кәгазь акчаларны мәҗбүри алмаштыру таләп ителми һәм ителмәячәк тә!" – диелә Үзәк банк хәбәрендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading