16+

«Иске Казан әкиятләре»: мода да, спектакль дә

«Э-моция» инклюзив иҗади студиясе «Иске Казан әкиятләре» fashion-спектаклен күрсәтәчәк.

«Э-моция» инклюзив иҗади студиясе «Иске Казан әкиятләре» fashion-спектаклен күрсәтәчәк.

Мода күрсәтү һәм театраль элементларны берләштергән тамашаның премьерасы иртәгә, 25 октябрьдә, «Әкият» курчак театрында узачак.  2 ноябрьдә fashion-спектакльне кабатлаячаклар, шулай ук аның турыдан-туры трансляциясе дә оештырылачак. Тамаша барлык катнашучылар өчен дә бушлай, әмма алдан теркәлү каралган. Оештыручылар сүзләренчә, инде бүген урыннар калмаган диярлек. 

«Э-моция» инклюзив иҗади студиясе шунысы белән үзенчәлекле – биредә сәламәт кешеләр белән бергә сәламәтлекләре чиклеләр дә шөгыльләнә. Fashion-спектакльдә дә алар бергәләп чыгыш ясаячак. Бар артистлар өчен Ольга Смирнова киездән киемнәр эшләгән. Бер костюмны ясауга бер ай тирәсе вакыт таләп ителгән.

Спектакльнең сценарие исә быелның язында уздырылган әдәби конкурс эшләрен нигезгә алып язылган. Шагыйрь Игорь Тишин Казан турындагы легендалар һәм мифларны үзәккә алган текстларны эшкәртеп чыккан. Әмма эшләр шулкадәр күп килгән ки, барлык булган материалның 20 проценты гына кулланылган. Игорь Тишин искәртеп узганча, спектакльдә текст фрагментлары рус һәм татар телләрендә яңгыраячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading