16+

Югары Ослан районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

01 января 2025, 17:46
2224
0
0
Уку өчен 2 минут

Яңа елның беренче көне юл фаҗигасеннән башланып китте.

Яңа елның беренче көне юл фаҗигасеннән башланып китте.

Бүген Югары Ослан районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә. 

Ведомство мәгълүматларына караганда, Лада Гранта автомобилен идарә итүче 1987 елгы ир-ат каршы як полосага килеп чыккан, шул юнәлештән килүче 1973 елгы ир-ат идарәсендәге Рено Дастер машинасы белән бәрелешкән. «Лада»ның йөртүчесе һәм аның 1998 елгы пассажиры, хатын-кыз каза урынында үлгән. Рено машинасында булган ике кеше хастаханәгә озатылган. 

«Фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана, вакыйга урынында оператив хезмәтләр эшли", - дип хәбәр итте Югары Ослан район Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Руслан Сафиуллин.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading