Аларның берсе юлның каршы ягына чыккан.
8 сентябрь көнне төнге сәгать икеләр тирәсендә Алабуга районында, М-7 «Волга» автоюлының өченче чакрымында Ижевсктан Чаллыга баручы юлда үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, 43 яшьлек Volvo йөк машинасы йөртүчесе каршы як полосага чыгып, 24 яшьлек ир-ат идарәсендәге «Газель»гә бәрелә. Ике шофер да урында ук үлә. Ике машинадан бары тимер өеме генә калган.
Тикшерү бара.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар