16+

Юл-транспорт һәлакәтендә үлгән велосипедчы кыз мәктәптә яхшы исәптә булган

21 июль көнне Чаллыда Чулман проспектында минивэн тәгәрмәчләре астына эләккән кыз 87 нче мәктәптә белем алган, дип хәбәр итә «Челнинские известия» басмасы.

21 июль көнне Чаллыда Чулман проспектында минивэн тәгәрмәчләре астына эләккән кыз 87 нче мәктәптә белем алган, дип хәбәр итә «Челнинские известия» басмасы.

"Анфиса Б.га 13 яшь, быел ул алтынчы сыйныфка күчте. Яхшы укыды, ел йомгаклары буенча аның бер генә "өчлесе" чыкты», – дип сөйләгәннәр мәктәптә.

Шул ук мәктәптә һәлак булган кызның әнисе укытучы булып эшли икән.

"Үрнәк гаилә. Һәлак булган кыздан тыш, гаиләдә уллары тәрбияләнә. Ул инде күптән безнең мәктәпне тәмамлады", - дип билгеләп үткәннәр мәгариф учреждениесендә.

«Укучыларыбыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләләр. Мәктәптә моңа аерым игътибар бирелә. Ләкин һәр очракны контрольдә тотып булмый. Өстәвенә, юл-транспорт һәлакәте булган урында, зебрадан тыш, ясалма тигезсезлек тә бар. Транспорт тизлекне киметергә тиештер инде ... бу безнең барыбыз өчен дә коточкыч фаҗига», – дип белдергән мәктәп вәкиле.
Кызның әнисе Юлия б. социаль челтәрләрдә түбәндәге комментарий калдырган: «Хәерле көн, мин бу кызның әнисе. Бәлки бу вакыйга сезнең видеорегистраторга эләккәндер, зинһар, миңа җибәрегез. Ә кайбер кешеләргә сәламәтлек теләп калам. Велосипедының тәгәрмәче тишелгән, ул әтисенә шалтыраткан, йөри алмавын әйткән. Өйгә кайтып җитә алмады. 21,00 дә моргта танып белдек. Минем фәрештәм тыныч йокла. Әгәр сезгә авыр булмаса, Анфиса өчен дога кылыгыз».
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading