16+

Июнь аеннан ана капиталыннан айлык түләүләр килә башлаячак

Июнь аеннан ана капиталыннан айлык түләүне бер көндә күчерә башлаячаклар. Гаиләләр пособиене һәр айның 5нче көнендә алачак.

Июнь аеннан ана капиталыннан айлык түләүне бер көндә күчерә башлаячаклар. Гаиләләр пособиене һәр айның 5нче көнендә алачак.

Түләүләр хәзерге кебек агымдагы ай өчен түгел, ә моннан алдагы ай өчен исәпләнәчәк. Май өчен пособие гаиләләргә 5 нче июньдә биреләчәк. 

«Бер көндә акча алуга күчү автомат рәвештә булачак, ата-аналарга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Бу айда социаль фонд бүлекчәләре түләүләрне күчерүнең яңа кагыйдәләре турында хәбәр итә башлаячак», – диде Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин. 

Ана капиталыннан айлык түләүләргә керемнәре төбәктәге җан башына ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр хокуклы. Керемне исәпләгәндә хезмәт хакы, премияләр, пенсияләр, больничныйлар һәм башка керемнәр исәпкә алына. Пособие суммасы төбәктәге баланың яшәү минимумына тигез. 2023 елга кадәр ана капиталыннан айлык түләүләр гаиләдәге икенче балага гына бирелә иде, быелдан ярдәм чарасын 3 яшькә кадәрге һәр балага рәсмиләштерергә мөмкин, дип искәртә Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading