19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасында көрәш ярышы узачак.
Баш батырга Лада Гранта машинасы бүләк ителәчәк, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. Исегезгә төшерәбез: быелгы җыенда беренче тапкыр хаҗга алты кешелек өч юллама уйнатылачак. Юлламаларны уйнатуда катнашу өчен, гаилә парларына 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр оештыручы өстәленә килеп теркәлергә кирәк булачак. Оештыручы өстәле Истәлек билгесе янындагы мәйданга керү юлындагы металл рамкалардан соң ук урнашачак. Теркәлүчеләр оештыручыга рәсми никахны раслаучы ЗАГС мөһере сугылган Россия гражданнары паспортларын күрсәтергә тиеш.
Теркәлү узганнан соң, гаилә парына юллама уйнатуда катнашу хокукы бирә торган билет тапшырылачак.
Беренче этапта оештыручы, бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабанны әйләндерәчәк һәм аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 15 билетны алачак. Әгәр дә жирәбә нәтиҗәсе игълан ителгән вакытта җиңүчеләр 1 минут эчендә үзләрен күрсәтмәсә һәм сәхнәгә чыкмаса, оештыручы нәтиҗәне юкка чыгарачак һәм бүләк яңадан уйнатылачак. Икенче этап беренче этапның 15 җиңүчесе арасында уза: оештыручы, барабанны әйләндереп, очраклы өч билетны алачак. Өч җиңүче гаилә парына 2025 елда «Комфорт» программасы буенча икешәр кешелек хаҗга юллама алу өчен өч сертификат тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
Корэштэ нинди веслар.хэм кемнэр корэшэчэк?
0
0