16+

Каһвә яратучылар өчен күңелсез яңалык

02 декабря 2024, 09:53
1925
0
1
Уку өчен 2 минут

Кофега бәяләр 2025 елда ким дигәндә 25 процентка артачак.

Кофега бәяләр 2025 елда ким дигәндә 25 процентка артачак.

Арабика сортлы каһвәнең биржа бәяләре 1977 елдан рекордка җиткән. Әйтик, әлеге сорттагы кофеның биржа бәясе соңгы 12 айда 80 процентка, ә робуста сортына ике тапкырдан күбрәккә арткан!

Уңышның начар булуыннан тыш, кофе кыйммәтләнүенең тагын берничә сәбәбе бар: каһвәгә ихтыяҗ тәкъдимнән артып китә, Бразилия һәм Вьетнамда каһвәнең яңа уңышына фаразлар һава шартлары аркасында оптимистик түгел, ә тискәре фонда биржа спекулянтлары уйнарга ярата. Шулай ук covid-19 пандемиясе вакытында ук башланган глобаль инфляция дә йогынты ясый, ул кофе үстерү, китерү һәм җитештерүнең үзкыйммәте үсешенә китерә, дип саный "Росчайкофе" ассоциациясе генераль директоры Рамаз Чантурия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading