16+

Кайбер категория россиялеләрнең 1 февральдән пенсияләре артачак

1 февральдән пенсионерларның күпчелек өлешенең пенсияләре артачак, дип сөйләгән «Российская газета» басмасына Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин.

1 февральдән пенсионерларның күпчелек өлешенең пенсияләре артачак, дип сөйләгән «Российская газета» басмасына Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин.

Аның сүзләренчә, февральдә 2024 ел нәтиҗәләре буенча инфляцияне исәпкә алып, пенсиянең өстәмә индексациясе үткәреләчәк, аның дәрәҗәсе гыйнвар урталарына билгеле булачак.

"Февральдә пенсионерлар бер үк вакытта яңа индексация белән пенсия дә, гыйнвар өчен индексациягә өстәмә түләү дә алачак", — дигән Балынин.
Доцент хәбәр иткәнчә, гыйнварда 80 яшь тулган гражданнар февральдә өстәмә индексацияне исәпкә алып, пенсияләренә икеләтә күләмдә теркәлгән түләү алачак.

Шулай ук киләсе айдан пенсионерларга — күмер сәнәгате хезмәткәрләренә һәм гражданнар авиациясе һава судноларының очу экипажлары әгъзаларына өстәмә түләүләр артачак.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading