16+

Кайбер россиялеләрнең пенсиягә өстәмә түләү алу мөмкинлеге бар

80 мең сумга кадәр керем алучы россиялеләр пенсиягә өстәмә түләү ала алачак.

80 мең сумга кадәр керем алучы россиялеләр пенсиягә өстәмә түләү ала алачак.

80 мең сумга кадәр керемле россиялеләр пенсиягә хезмәт хакының 7,5-8 процент өстәмә алырга мөмкин. 
Шул ук вакытта, дәүләт әлеге керемнең яртысы кадәр өстәп түләргә мөмкин. Моның өчен озак сроклы саклыкка җыелган акча программасы ярдәмендә тупланма пенсиягә аена 3 мең сум салып барырга кирәк.

Мондый керем булганда дәүләт пенсиясе югалган хезмәт хакының 33 процентка якынын китерәчәк, ә озак сроклы саклыкка җыелган акча программасыннан түләүләр хисабына керем хезмәт хакының 40-41 процентын тәшкил итәчәк. Программада катнашу өчен озак сроклы саклыкка җыелган акча программасы операторлары арасыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзергә кирәк. Аларның исемлеге белән РФ Үзәк банкы сайтында танышырга мөмкин.

Элегрәк финанс министры Антон Силуанов киләсе елда Россиядә иминият пенсиясенең уртача күләмен атаган иде. Ул 24 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк. Моннан тыш, 2025 елда Россия гражданнарының бер тапкыр 412 мең сумга кадәр пенсия тупланмасы алу мөмкинлеге бар.

Программага дәүләт тарафыннан максималь финанслашу елына 36 мең тәшкил итә, дип төгәлләштерелә Үзәк банк сайтында. Ярдәм алу өчен капитал салулар күләме елына ике мең сумнан да ким булмаска тиеш, ә тупланган акчалардан түләүләрне килешү гамәлгә кергәннән соң 15 ел узгач яки хатын-кызлар өчен 55 яшькә һәм ир-атлар өчен 60 яшькә җиткәндә ала башларга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading