16+

Кайбер хезмәткәрләрнең эш хакы артачак

1 октябрьдән бюджет хезмәткәрләренең берничә категориясенә хезмәт хакы индексацияләнәчәк.

1 октябрьдән бюджет хезмәткәрләренең берничә категориясенә хезмәт хакы индексацияләнәчәк.

Федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы 5,1 процентка артачак. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте 2024 елның 1 октябреннән федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы 5,1% ка артачак, дип игълан итте. Тиешле боерыкка Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин 15 августта кул куйды. Әлеге мәгълүмат Хөкүмәт сайтында бастырылган.

Әлеге сөенечле яңалык федераль югары уку йортлары укытучыларына, клиник үзәкләрнең медицина хезмәткәрләренә, гидрометеорология хезмәте хезмәткәрләренә, Федераль медик-социаль экспертиза учреждениеләре хезмәткәрләренә, шулай ук фән һәм мәдәният өлкәләре белгечләренә кагылачак. Моннан тыш, күтәрелү Оборона Министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия кебек «көч» ведомстволарының гражданлык персоналына кагылачак.

 2024 елга федераль бюджет турындагы канун вазыйфаи окладларны арттыру өчен нигез булып тора.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

3

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Көлеп эчең катар Бакчада эшләүчеләрнең дә "артты".Оклад 15 мең иде, доведение до МРОТ белән 19 242 мең ала идек.Хәзер окладны 19 242 мең иттеләр. "Нык артты". Көлеп тә куялар кешедән!!!

    Мөһим

    loading