16+

Кама Тамагы районында яшәүче ир-ат социаль контракт ярдәмендә пилорама ачты

Социаль контракт төзегән һәм дәүләттән ярдәм алган татарстанлылар уңышлары белән уртаклашалар.

Социаль контракт төзегән һәм дәүләттән ярдәм алган татарстанлылар уңышлары белән уртаклашалар.

Кама Тамагы районында яшәүче 33 яшьлек Җамалиев Рамил 2022 елның июнендә эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыруга социаль контракт төзегән. Ул пилорама ачарга ниятләде.

Рамил Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондында онлайн-уку узды һәм үзмәшгуль буларак теркәлде. Бизнес-план нигезендә аңа 250 мең сум бүлеп бирелде. Социаль контракт кысаларында алынган акчаларга Рамил җиһазлар сатып алган.

Кама Тамагы районында яшәүче ир-ат Олы Карамалы авылында бина таба һәм клиентлардан заказлар ала башлый. Муниципаль программа ярдәмендә үз эшен ачкан һәм муниципаль бинаны арендага алган эшкуарлар эшчәнлекнең беренче елында аренда түләвеннән азат ителә.

Социаль контракт төзү нәтиҗәсендә Җамалиев Рамилнең керемнәре артты. Ул өч балалы гаиләне тәэмин итә. Социаль контракт гаиләнең финанс хәлен ныгытырга ярдәм итте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елда 14 меңнән артык татарстанлы социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәменнән файдаланган. Проект 2023 елда дәвам итәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading