11 октябрь көнне сәгать 18.00дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган иҗат кичәсе була.
Скопировать ссылку
11 октябрь көнне сәгать 18.00дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган иҗат кичәсе була.
Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллин пьесалары буенча егермедән артык спектакль куелган. Алар арасында "Әлдермештән Әлмәндәр", "Әниләр һәм бәбиләр", "Гөргөри кияүләре", "Ай булмаса, йолдыз бар", "Мулла" һ.б. бар. Искә алу кичәсендә тамашачылар тагын бер кат әлеге спектакльләрдән геройларны күрү бәхетенә ирешәчәк.
Кичә өчен театр хезмәткәрләре драматургның туган авылына барып, авылдашлары, сыйныфташлары белән интервьюлар эшләгән. Бу видеоязмалар беренче мәртәбә 11 октябрьдә тәкъдим ителер дип көтелә. Искә алу кичәсендә артистлар, дәүләт эшлеклеләре, язучылар, театр әһелләре Туфан Миңнуллинга бәйле истәлекләре белән бүлешә. Аның пьесалары буенча куелган спектакльләрдән җырлар яңгыраячак.
Комментарийлар