16+

Камилә Вәлиеваны допинг аркасында дүрт елга дисквалификацияләргә телиләр 

Аның Олимпиададагы, Европа һәм Россия чемпионатларындагы нәтиҗәләре гамәлдән юкка чыгарыла. 

Аның Олимпиададагы, Европа һәм Россия чемпионатларындагы нәтиҗәләре гамәлдән юкка чыгарыла. 

Дөньякүләм допингка каршы агентлык (WADA) спорт арбитраж судын (CAS) фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваны допинг өчен дүрт елга дисквалификацияләргә чакырды.

Бу хакта CAS та теркәлгән WADA ның Валиевага һәм Россия допингка каршы агентлыкка (РУСАДА) каршы белдерүендә әйтелә.
Шулай ук WADA спортчының

2021 елның 25 декабреннән күрсәткән нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылачак дигән фикердә.
Соңрак бу эш буенча өч арбитр билгеләнәчәк. Аларның берсен WADA тәкъдим итәчәк, икенчесен -  Вәлиева белән бергә РУСАДА, өченчесен (рәис сыйфатында) CAS апелляция бүлеге башлыгы раслый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading