16+

Кара диңгез флоты башлыгы «Созвездие-Йолдызлык» лауреатларын Севастопольгә чакырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә Кара диңгез флоты җитәкчесе адмирал Виктор Соколовтан рәсми телеграмма килде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә Кара диңгез флоты җитәкчесе адмирал Виктор Соколовтан рәсми телеграмма килде.

Мөрәҗәгатьтә Виктор Соколов “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов җитәкчелегендә фестиваль лауреатларын һәм җиңүчеләрен Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан Кара диңгез флоты офицерлары йортында узачак концертта катнашырга тәкъдим итте.
 
“Легендар фестивальнең осталыгы, таланты һәм яшьлеге хәрби диңгезчеләр бәйрәмен бизәячәк дип ышанам”, — диелә мөрәҗәгатьтә.
 
Ул шулай ук Рәискә Ватанны саклау эшендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм кара диңгезчеләрнең әхлакый рухын яклавы өчен рәхмәт белдерде.
 
Искәртеп узабыз, иҗади җәйге смена кысаларында фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары ел саен Кара диңгез флоты диңгезчеләре һәм Кырым халкы өчен концертлар бирә. Бу ел да искәрмә булмаячак.
 
Концертлар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уза.
 
Исегезгә төшерәбез, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading