Тиздән кемнең җиңүче булачагын беләчәкбез.
21-22 гыйнвар көннәрендә фигуралы шуу буенча Беренче канал Кубогы ярышлары узачак. Аның гомуми приз фонды 20 миллион сум.
Ике команданың капитаннары – татар кызлары Камилә Вәлиева белән Алинә Заһитова. Камилә Вәлиеваның командасы «Нас не догонят» исемен алган. Алинәнеке – «Красная машина». Ике команда да приз өчен үзара ярышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар