16+

Кайтучылар да ике атна үзчикләүдә торырга тиеш

Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала, хәзер башка төбәкләрдән кайтучылар да ике атна үзизоляциядә торырга тиеш.

Кайтучылар да ике атна үзчикләүдә торырга тиеш

Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала, хәзер башка төбәкләрдән кайтучылар да ике атна үзизоляциядә торырга тиеш.



ТР Министрлар Кабинеты шундый карар чыгарган. Татарстан Президентының матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова журналистларга сөйләгәнчә, республика предприятиеләрендә эшләү өчен илнең башка төбәкләреннән килүчеләр дә бар.  Шуны истә тотып, алар да карантинда утырырга тиеш. Үзләре генә түгел, бергә яшәгән якыннары да, диде ул. Шул ук карарда өстәмә пункт та язылган. 23 апрельдән санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчыга кадәр берәмләп сатучы сәүдә объектлары иртәнге сәгать алтыдан кичке унга кадәр генә эшләргә тиеш. Даруханәләр исә тәүлек буе эшли ала.

 

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading