16+

Казан-Адлер поезды белән юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә билет бәясен кайтарачаклар

Шулай ук пассажирларга «РЖД Бонус»программасы буенча 24 000 балл өстәячәкләр.

Шулай ук пассажирларга «РЖД Бонус»программасы буенча 24 000 балл өстәячәкләр.

Федераль пассажир компаниясе Волгоград өлкәсендә «Камаз» белән бәрелешү аркасында рельстан төшкән поезд пассажирлары өчен компенсация бирелүе турында игълан итте.

Һәлакәт вакытында поездда булганнарның барысына да юл бәясе кайтарылачак, шулай ук «РЖД Бонус»программасы буенча 24 000 балл исәпләнәчәк.

Моннан тыш, пассажирлар өстәмә компенсация алу өчен «СОГАЗ» АҖ иминият компаниясенә мөрәҗәгать итә ала.  Ә поезд төшкән урында табылган әйберләр Котельниково станциясенә тапшырылачак.

Хәзерге вакытта бу юнәлештә поездлар хәрәкәте тоткарлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading