16+

Казан балаларына Яңа елга нәрсә бүләк итәргә җыеналар?

Казанда Яңа ел уңаеннан балаларга татлы бүләк җыю өчен 61,9 млн сум акча тотарга планлаштыралар.

Казанда Яңа ел уңаеннан балаларга татлы бүләк җыю өчен 61,9 млн сум акча тотарга планлаштыралар.

Акча шәһәр бюджетыннан бүленәчәк, диелә дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендерда.
Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 155 меңгә якын бүләк әзерләнәчәк. Бер "татлы тартма" ның бәясе - 400 сум. Бу җыелмада 700 г тәм-том ятачак дип хәбәр ителә: төрле конфетлар, вафель, шоколад, мармелад батончиклар, банан-йогурт эчлекле бисквит пирожный, шоколадлы зефир һәм сок. Әлеге җыелмага юл билгесе сурәтләнгән, яктылыкны кире кайтара торган сары төстәге наклейка да керәчәк.
Бүләкләрне 2024 елның 31 декабренә кадәр 326 балалар бакчасына һәм 213 мәктәпкә җибәрергә ниятлиләр.

Илүзә Касыймова  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading