Казан 2014 ел нәтиҗәләре буенча Россия шәһәрләре экология рейтингында сигезенче урын алган.
Рейтинг Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы башлыгы Сергей Донской кушуы буенча төзелгән. Аны әзерләгән вакытта атмосфера басымы һәм су кулланылышы торышы турындагы мәгълүматлар исәпкә алынган, шәһәр территорияләрен куллану һәм энергия куланылышы күз уңында тотылган.
Рейтингта барлыгы 94 шәһәр катнашкан. Беренче урыннарны Мәскәү, Горно-Алтайск һәм Краснодар алган. Татарстан башкаласы сигезенче урынга лаек булган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Һава мохите" һәм "Энергия кулланылышы" рейтингы категорияләрендә Казан иң яхшылар санына кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар