16+

Казан ипподромы директоры мошенниклыкта шикләнелеп тоткарланган

Үз вазифасыннан файдаланып, Марат Гыйльфанов ялган документлар ясаган һәм бюджет акчаларын үзләштергән.

Үз вазифасыннан файдаланып, Марат Гыйльфанов ялган документлар ясаган һәм бюджет акчаларын үзләштергән.

Тикшерү комитеты Казан ипподромының 40 яшьлек директоры Марат Гыйльфановка карата җинаять эше кузгаткан. Аны мошенниклык гамәлләрендә шикләнәләр, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Эш материаллары буенча, ир-ат 2018 елдан 2020 елга кадәр дәүләт программасы буенча токымлы терлекчелеккә ярдәм итү йөзеннән субсидияләр алу өчен ялган документлар тапшырган. Аңа бу эштә билгесез кешеләр ярдәм иткән дип фаразлана. Соңрак әлеге бюджет акчалары шикләнелүче һәм билгесез кешеләр кесәсенә "шуган". Дәүләткә килгән зыянның гомуми суммасы 8 млн 900 мең сум тәшкил итә. Марат Гыйльфанов үз гаебен танымаган. 

Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән берничә тикшерү гамәлләре башкарыла.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading