16+

Казан халкы фатирларда эссе дип зарлана

Казанның Зорге, Татарстан урамнарында урнашкан кайбер йортларда җылылыкны сүндермәгәннәр икән.

Казан халкы фатирларда эссе дип зарлана

Казанның Зорге, Татарстан урамнарында урнашкан кайбер йортларда җылылыкны сүндермәгәннәр икән.

Торбалар кап -кайнар. Үзизоляция режимын үтәргә мәҗбүр кешеләр фатирларда һава юк, дип зарлана. Урамга чыгып йөрергә ярамый. Чарасызлыктан алар бар тәрәзәләрне, форточкаларны ачарга мәҗбүр. Эссе бер хәл, бу йортларда яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә бик зур суммада килә, дип борчыла. Кайберләренең түләүләре 8 мең сумга кадәр җиткән. Урамда биш көн рәттән 8 градус җылы торганда гына , кагыйдә буенча торбаларга  җылылык бирү туктатыла икән. Шулай ук фатир милекчеләренең 50 проценттан артыгы тавыш биргән очракта да, җылылыкны  сүндерергә мөмкиннәр.   

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Это все выгодно управляющей компании....

    Мөһим

    loading