“Казан” гаилә үзәге янында туй күлмәкле кызларның футбол уеннары узган
Бөтен дөнья футбол өчен җан атканда яшь кызлар да читтә калмаган – алар 5 кешедән торган командаларга бүленеп, 15 минутлык ике тайм дәвамында туп типкән.
“Казан” гаилә үзәгендә Дөнья чемпионаты вакытында никахларны теркәү мөмкин булмаганлыктан, кызлар аның янында футболны туй күлмәкләре киеп уйнаган. Уеннарда теләге булган һәркем катнаша алган.
Фото: ptzgovorit.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар