16+

Казан кызы, җырчы Максим тамашачылары алдында гафу үтенгән. Сәбәбе...

Җырчы Максим (Марина Абросимова) җанатарларга багышланган видео төшергән, биредә ул спиртлы эчемлекләргә бәйлелеген таный. Хәзер ул дәвалану клиникасында ята. 

Җырчы Максим (Марина Абросимова) җанатарларга багышланган видео төшергән, биредә ул спиртлы эчемлекләргә бәйлелеген таный. Хәзер ул дәвалану клиникасында ята. 

Җырчы үзенең видеосын социаль челтәрдәге сәхифәсенә элгән. Абросимова күп санлы концертлар куярга вәгъдә итеп, үзенә зур җаваплылык алуын сөйләгән. Озак вакытлы авырудан соң тиз арада гастрольләргә йөрү җырчыны нык алҗыткан. Максим сүзләренчә, Сочидагы концерты алдыннан ул бик нык арыган, хәтта система куйганнар. Спиртлы эчемлек куллану концертны үткәрүдә көч бирер дип уйлаган. Әмма "машина кебек эшләп булмый" һәм концертны өзәргә мәҗбүр булалар. Бу хәлдән соң җырчы үзен кулга алырга, спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга кирәклеген аңлый. 

"Бу бәйлелектән ничек тә качарга, арынырга тырыштым, бу минем тормышым түгел. Шуңа күрә озак вакыт клиникада дәваланырга мәҗбүрмен", диде ул.

Максимның карарын аның гаиләсе һәм музыкантлар хуплый, алар аның янына клиникага киләләр. Артист җанатарларына да аңлаулары һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерә. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading