16+

Казан җәмәгать транспортында зур үзгәрешләр!

Бүгеннән Казанның җәмәгать транспортында татар һәм рус телләрендә тарихи-мәдәни аудиогид яңгыраячак. 

Казан җәмәгать транспортында зур үзгәрешләр!

Бүгеннән Казанның җәмәгать транспортында татар һәм рус телләрендә тарихи-мәдәни аудиогид яңгыраячак. 

Проект Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аудиогидны башкаланың 2нче, 6нчы, 90нчы, 91нче маршрутларында (өчәр автобус) ел ахырына кадәр ишетеп булачак. Нәкъ менә әлеге маршрутларның сайлап алынуы юкка түгел. Алар шәһәрнең төрле өлешендә хәрәкәт итә.

Транспортта барганда, казанлылар һәм башкала кунаклары Казандагы бистәләр, урамнар, истәлекле урыннар, парклар, һәйкәлләр, тарихи биналар турында кызыклы мәгълүмат белә алачак. Шулай ук аудиогид шәһәр легендалары, кызыклы фактлар, традицияләр турында да сөйләячәк. Һәр маршрутта 100дән артык мәгълүмат тәкъдим ителер дип көтелә.

Аудиогидлы автобуслар башка автобуслардан аерылып тора. Салонда татар-рус сүзләре, Казанга бәйле сурәтләр, креатив мәгълүмати графика, юмор белән язылган кагыйдәләр, татар халкы әйтемнәре һәм башка кызыклы фактлар бар. 

Аудиогидны танылган актерлар, радио һәм телевидение алып баручылары тавышландыра. Алар арасында Эмиль Талипов, Фәнис Җиһанша, Гөлназ Нәүмәтова, Резидә Сәлахова, Айваз Садыйров һәм башкалар бар.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading