16+

Казан Сабан туе баш батырлары булып кемнәр калган?

Татарстан башкаласында бүген өч урында Сабан туе гөрләде.

Казан Сабан туе баш батырлары булып кемнәр калган?

Татарстан башкаласында бүген өч урында Сабан туе гөрләде.

Тынычлык бистәсендә уза торган Сабан туе үзенең масштаблары, килгән кунакларның һәм рәсми затларның күп булуы белән аерылып тора. Монда, нигездә, Идел буе һәм Вахитов районы көрәшчеләре катнаша һәм җиңү яулый. Биредә быел да баш батыр исеменә Лениз Абдуллин ия була.

Мәскәү, Киров, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары көрәшчеләре Аккош күлендә уза торган Сабан туена җыйнала. Быел да биредә Залесный бистәсендә яшәүче Фирдүс Зәйнуллин баш батыр исеменә лаек булган.

Ә инде бары тик бер район - Совет районы өчен генә уздырылган Сабантуйда абсолют батыр булып Раил Нургалиев танылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading