16+

Казан театр училищесына - 100 ел!

2022 елда Казан театр училищесына 100 ел тула. Ул – Россиядә иң борынгы театраль һөнәри уку йортларының берсе.

2022 елда Казан театр училищесына 100 ел тула. Ул – Россиядә иң борынгы театраль һөнәри уку йортларының берсе.

2022 елда Казан театр училищесына 100 ел тула. Ул – Россиядә иң борынгы театраль һөнәри уку йортларының берсе. 

1922 елның 26 сентябре театр училищесын төзү турында документ имзалана. Ул вакытта бу оешма Татар театр техникумы дип аталган. Беренче чыгарылышта нибары 16 кеше булган. Алар театр тарихында үз исемнәрен уеп калдырган шәхесләр. Мәсәлән, Галия Кайбицкая, Галия Булатова, Марсель Сәлимҗановның әтисе – Хәким Сәлимҗанов... 

“Бездә элегрәк тә, хәзер дә театр җитәкчеләре дә белем биргән. Икенче курсның татар төркемен Фәрит Бикчәнтәев алып бара. Аның үзенчәлекле укыту методикасы бар. Ул студентларны уку барышында ук театр дөньясына алып керә, ягъни сәхнәгә менгерә. Һәм бик дөрес эшли. 

Күптән түгел генә “Мөһаҗирләр” спектакленең беренче өлеше Санкт-Петербург шәһәрендә Александринский театры тамашачыларына күрсәтелде. Анда икенче курс студентлары да сәхнәгә чыкты. Бу бик мөһим”, – диде Казан театр училищесы директоры Руфинә Таҗетдинова.

Моннан тыш, Илгиз Зәйниев, Илдар Хәйруллин һәм Зөлфәт Закиров та курслар җитәкли. 

Юбилей тантаналары программасын гамәлгә ашыруда беренче адым булып логотип һәм фирма дизайны төзү тора. Тантаналар кысаларында үзенчәлекле проект Студдесант булачак. Бу – Казан театр училищесын тәмамлаучыларның диплом һәм курс эшләрен күрсәтү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading