16+

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Казанда 23 мартта традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак, анда шәһәрлеләр азык-төлекне ваклап сатудан 15% ка түбәнрәк бәягә сатып ала алачак.

Казанда 23 мартта традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак, анда шәһәрлеләр азык-төлекне ваклап сатудан 15% ка түбәнрәк бәягә сатып ала алачак.

Республиканың 22 муниципаль районы һәм 19 агросәнәгать комплексы оешмасы әлеге чарада катнашачак. Сәүдә 6:00 сәгатьтән 13: 00 сәгатькә кадәр шәһәрнең төрле районнарында берничә мәйданчыкта үткәреләчәк:

 Авиатөзелеш районы: Дементьев урамы, 7; Ленинград урамы, 27
- Вахитов районы: Татарстан урамы, 53; Чехов урамы, 2
-  Киров районы: Батыршин урамы, 20; Краснококшай урамы, 150/2; Революцион урамы, 12
-  Яңа Савин районы: Лаврентьев урамы, 10; Х. Ямашев проспекты, 71а
-  Идел буе районы: Р. Зорге урамы, 66; Ю. Фучик урамы, 64
-  Совет районы: Аграр урамы, 2; Липатов урамы, 7

- Салават Күпере торак районында ярминкә Осиново бистәсе, Садовая урамы, 9 адресы буенча сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак. Халык үтенече буенча Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә сәүдә якшәмбе көннәрендә узачак.

Барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария шартлары даими тикшереләчәк, җәмәгать тәртибен саклау һәм юл хәрәкәте иминлеге тәэмин ителәчәк. Тулырак мәгълүматны кайнар линия телефоны буенча төгәлләргә мөмкин: +7(843)223-27-72 (өстәмә 84331).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading