16+

Казанда балаларга “Елмай” паркы барлыкка килә

Казанда 30 августта – Республика һәм шәһәр көнендә балалар паркы ачылачак. Ул Казансу ярында Милли китапханә бинасы белән “Урам” экстрим паркы арасында урнашкан.

Казанда 30 августта – Республика һәм шәһәр көнендә балалар паркы ачылачак. Ул Казансу ярында Милли китапханә бинасы белән “Урам” экстрим паркы арасында урнашкан.

– Балалар паркына исем-атама кушу буенча халыкка мөрәҗәгать ителде. Ике атна эчендә 6,3 мең тәкъдим керде. “Елмай”, “Су баласы” (“Дети воды”), “Айда парк” (“Ай-да-парк”), “Уен” (“Игра”), “Юл” атамалары арасыннан иң күп хуплау тавышын “Елмай” җыйды, – диде Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров:”Яңа паркның дәрәҗәсе Казан гаиләләрен үзенә тарта торган тагын бер урын булыр. Шушы җәмәгать урыны балаларда һәм ата-аналарда, фәкать, сөенечле һәм бәхетле елмаю тудырыр, дип өметләнәбез. Паркның “Елмай” атамасы һәм андагы мохит күп буын балаларның күңеленә туры килеп торсын”, – дип, фикерләре белән уртаклашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading