16+

Казанда чит ил студенты укучы кызны көчләгән

23 яшьлек егет тоткарланган, әмма җинаятьтә үз гаебен танымый икән.

23 яшьлек егет тоткарланган, әмма җинаятьтә үз гаебен танымый икән.

Әлеге хәл 30 сентябрьдә төн уртасында булган. 

Казан югары уку йортларының берсендә укучы. чит илдән килгән 23 яшьлек студент каршеринг буенча ялланган машинада 16 яшьлек кызны көчләгән. 

Басма чыганагы мәгълүматлары буенча, җинаятьтә гаепләнүче егет ПДН хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Хәзер аның белән хокук саклаучылар әңгәмә кора, әмма егет үз гаебен танымаган.

Шулай ук зыян күргән яшүсмер кызның гаиләсе турында кайбер фактлар барлыкка килде. аның әнисенә 38 яшь, ул беркайда да эшләми. Узган ике елда хатын-кыз фахишәлек белән шөгыльләнү өчен 25 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading