16+

Казанда иң якын арада яңа коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен 16нчы хастаханә әзерләнә

Бу хакта COVID-19 белән көрәш буенча шәһәр штабы утырышы барышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Ул республикада үпкә ялкынсынуы булган авыр хәлдәге пациентларны дәвалап була, дип тә өстәде. Жаворонков сүзләренчә, табиблар үзәк округта пневмониянең барлык очракларын да "үзәкләштергәннәр", бу республика халкының яртысы диярлек.

Медицина оешмаларында пневмониягә шик булган яки "пневмония" диагнозы куелган пациентларны мондый "үзәкләштерү" дәвалауның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде. Быелның апрелендә пневмониядән үлүчеләр саны 2018 һәм 2019 еллар апреле белән чагыштырганда кимеде, дип аңлатты ул. Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 62 яңа очрагы ачыкланды. Аларның 2 се - читтән килүчеләр, 60 ы - контакт аша эләктерүчеләр. Россиядә вирустан бер тәүлек эчендә 92 кеше үлде. Барлыгы 8946 яңа очрак ачыкланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading