16+

Казанда икенче ай инде бер яшүсмерне эзлиләр

Егет 1 сентябрьдә юкка чыга һәм башка күренми.

Егет 1 сентябрьдә юкка чыга һәм башка күренми.

Казанда 1 сентябрьдә югалган 17 яшьлек яшүсмерне эзләү дәвам итә һәм аның кайда булуы турында шул вакыттан бирле берни дә билгеле түгел. Тиешле ориентировка «Лиза Алерт»эзләү отряды битләрендә барлыкка килгән.
Егетнең буе 180 см, ябык гәүдәле, чәчләре коңгырт, күзләре коңгырт төстә.
Өстенә куе зәңгәр кофта, көрән футболка, кара спорт чалбары һәм кроссовкалар кигән.
Әгәр эзләүгә ярдәм итә алырлык мәгълүматларыгыз булса, 8-800-700-54-52 телефонына шалтыратыгыз (шалтырату бушлай).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading