16+

Казанда каршеринг машинасы бәрдергән 18 яшьлек егет вафат булган

14 декабрь кичендә Казанның Сибгат Хәким урамында коточкыч авария килеп чыккан.

14 декабрь кичендә Казанның Сибгат Хәким урамында коточкыч авария килеп чыккан.

Сибгат Хәким һәм Әмирхан урамнары киселешендә каршеринг машинасы йөртүчесе светофорның кызыл утына туктамыйча, хәрәкәтен дәвам итеп ике җәяүлене бәрдерә. 18 һәм 21 яшьлек ике егет машина астында кала. Аларны авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр.

18 яшьлек җәяүле төнлә хастаханәдә вафат булган. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Тагын бер зыян күргән 21 яшьлек егет хастаханәдә авыр хәлдә. Инспекторлар каршеринг белән идарә иткән 18 яшьлек егетнең машина йөртү стажы бер ай гына икәнлеге ачыкланган.

Тикшерү бара. 
Страшная авария произошла накануне вечером на Сибгата Хакима.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading