Шәһәр башлыгы кушуы буенча, Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә контракт төзегәндә Татарстан Республикасы башкаласында 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. 31 июльгә кадәр контракт төзүчеләр өчен түләүләрнең гомуми суммасы 1,5 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү турында контракт төзегән гражданнарга РФ Оборона министрлыгыннан 195 мең сум, Казан муниципалитетыннан 300 мең сум һәм төбәктән 1,005 млн сум акча түләү каралган.
Комментарийлар