16+

Казанда остеопат кабул иткән вакытта бер яшьлек малай үлгән

Фаҗига 20 гыйнвар көнне шәхси медицина үзәгендә булган.

Фаҗига 20 гыйнвар көнне шәхси медицина үзәгендә булган.

Биредә остеопат кабул иткән вакытта бер яшьлек малайның хәле начарайган. Медицина үзәге хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан, ләкин килеп җиткән табиблар балага берничек тә ярдәм итә алмаган. Болар барысы да малайның әтисе күз алдында булган.

Баксаң, әлеге медицина үзәге турында халыкта төрле фикер йөри, күбесенчә, социаль челтәрләрдә исә начар кайтавазлар язылган. 

Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге хезмәте Казандагы шәхси клиникада остеопат кабул итү вакытында бала үлеменең сәбәпләрен ачыклый. Ә Татарстан Прокуратурасы сабыйның үлеме факты буенча әлегә билгесез затларга карата "Вазифаи затның үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмичә, саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading