16+

Казанда Россия Герое Дамир Гыйлемханов истәлегенә бокс буенча беренче турнир узды

Казанда 7 мартта Су спорт төрләре сараенда Россия Герое Дамир Гыйлемханов истәлегенә бокс буенча беренче төбәкара турнир узды.

Казанда 7 мартта Су спорт төрләре сараенда Россия Герое Дамир Гыйлемханов истәлегенә бокс буенча беренче төбәкара турнир узды.

Ярышларда бокс клублары вәкилләре һәм Суворов училищесы тәрбияләнүчеләре катнашты. Бу – Т-72Б танкының герой экипажы (ефрейтор Дамир Гыйлемханов, өлкән лейтенант Дамир Исламов һәм рядовой Иван Цевун) хөрмәтенә аталган беренче бокс турниры. Ярышларда Россия Федерациясе Геройларының туганнары катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-rossiya-geroe-damir-gyilemxanov-istalegena-boks-buenca-berence-turnir-uzdy-5868086

Турнирның мәртәбәле кунаклары – Татарстан Республикасы Бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев, ПГУФКСиТ ректоры Рафис Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Зөфәр Вәлиәхмәтов. Сергей Игнатьев билгеләп үткәнчә, бу Россия Геройлары хөрмәтенә соңгы турнир түгел:

– Мин мондый форматта турнирны традицион рәвештә үткәрергә кирәк дип саныйм. Бу безнең егетләрнең профессиональ үсешен арттыру өчен кирәк. Без бүген патриотлык, Ватанга мәхәббәт формалаштырырга тиешбез”, – диде ул.

– Дамир профессиональ боксер түгел, ул үзе өчен тренажер залына йөргән. Без мәктәпкә аның исеме бирелүенә бик шат, ә хәзер аларның батырлыгы хөрмәтенә турнир үткәрелә. Кешеләрнең безнең балаларыбызның батырлыгын истә тотуы, хөрмәт итүе һәм кадерләве мөһим. Без улыбыз белән бик горурланабыз”, — дип сөйләде Дамирның әнисе Ленария Гыйлемханова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading