16+

Казанда тукталышларда QR-кодлы чүп савытлары урнаштыра башлаганнар

 Казанда «Шәһәрне төзекләндерү» унитар предприятиесе тукталышларда яңа «интерактив» һәм күп сыйдырышлы чүп савытлары урнаштыру буенча пилот проект эшләтеп җибәрде.

 Казанда «Шәһәрне төзекләндерү» унитар предприятиесе тукталышларда яңа «интерактив» һәм күп сыйдырышлы чүп савытлары урнаштыру буенча пилот проект эшләтеп җибәрде.

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында QR-кодлар куелган чүп савытлар бар, шулар аша шәһәрлеләр урам җыештыруга заявка калдыра ала, дип хәбәр итте Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары матбугат хезмәте. Әлегә сүз Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары турында гына бара. Чистай урамында да тәҗрибә рәвешендә шундый төр, заманча чүп савытлары урнаштырылган. 

"Чүп савытына куелган QR-кодны сканер аша уздырып, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары урамнарын җыештыруга турыдан-туры гариза калдыра аласыз. Урам җыештыруга гаризалар «Шәһәр төзекләндерү» МУП җаваплылык зонасына керә торган территория буенча кабул ителә», – дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading