16+

Казанда югалган яшүсмерне Мари-Эл шәһәрендә тапканнар

Егетне биш көн эзләгәннәр.

Егетне биш көн эзләгәннәр.

Биш көн элек югалган Нихат исемле малайны күрше республикада тапканнар. 13 яшьлек егет бу вакыт эчендә Марий Эл шәһәрендә яшәүче туганнарында кунакта булган. Яшүсмер 16 февраль көнне өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

Хәзерге вакытта полицейскийлар баланың юкка чыгуы һәм әти-әнисенә әйтмичә генә башка республикага китү шартларын ачыклый.

Элегрәк "Шәһри Казан" 13 яшьлек үсмерне бишенче көн рәттән Казанда эзләүләре турында язып чыккан иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading