Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Үзбәкстан гүзәле" матурлык һәм талант конкурсының финалы узды.
Конкурс өч сынаудан торды. Башта кызлар үзләре белән таныштырды, аннары осталыкларын күрсәтте: берәүләр биеде, икенчеләре җырлады, кайбер катнашучылар жюри әгъзаларын милли ризыклар белән дә сыйлады.
Нәтиҗәдә, "Үзбәкстан гүзәле" исеменә һәм тамашачының кызыксындыру бүләгенә КФУ студенты - 19 яшьлек Сабина Мусаева лаек дип табылды.
- Минем өчен генә түгел, башка катнашучылар өчен дә җан атарга килүчеләргә рәхмәт. Миңа өметләр баглаган кешеләрнең ышанычын аклавым белән горурланам, - диде Сабина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар